ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе

Торнаташ авылында  яшәуче  Шәрипов Раббани Шәриф улы һәм  Мәгдәния Әхмәтзиан   кызы  55 ел иңне-иңгә куеп,матур гаилә корып бергә яшиләр.  Раббани абыйны районда гына түгел, Республикада да беләләр,көрәшче , гомер буе колхозда  шофер булып эшләсә дә күпме яшьләрне татар көрәшен яратырга өйрәткән кеше. 

Торнаташ авылында  яшәуче  Насыров Кәшиф Хафиз улы һәм  Хәнифэ Минһаҗ  кызы  50 ел бергә гомер кичерләр. Гаилә башлыгы  гомер  буе   колхозда  электрик булып,ә Хәнифә апа укытучы булып эшләгәннәр.Тигезлектә , бәхетле гаиләдә яшәп алар үзләренә лаеклы  2 бала үстергәннәр ,хәзер  алар оныклары, балаларының ихтирамын тоеп  яшиләр. Аларны  бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International