1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак.