Шәриповлар 55 ел иңне-иңгә куеп,матур гаилә корып бергә яшиләр.

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Торнаташ авылында  яшәуче  Шәрипов Раббани Шәриф улы һәм  Мәгдәния Әхмәтзиан   кызы  55 ел иңне-иңгә куеп,матур гаилә корып бергә яшиләр.  Раббани абыйны районда гына түгел, Республикада да беләләр,көрәшче , гомер буе колхозда  шофер булып эшләсә дә күпме яшьләрне татар көрәшен яратырга өйрәткән кеше.Аның улы Ришат та Республикада гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә Көрәш батыры булган кеше. Мәгдәния апа  колхозда эшли, матур-батыр балалар тәрбияли,уңган бу хатынны авыл халкы якты яктан гына белә. Шәриповлар гаиләсенә озын гомер, исәнлек белән ,бәхеттә яшәүләрен телибез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International