Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үтә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүлэт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил уртак тематик телефон «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.

2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, хәрби комиссариат белән берлектә
Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
 

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук армиягә чакыруга кагылышлы сорауларыгызны WhatsApp телефон +7 (939) 345-37-50 номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International