Татарстан Республикасы агрохимия хезмәтенең эше Россиядә иң яхшы дип танылды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә АПК өлкәсендә иң масштаблы вакыйга - «Алтын көз-2021» XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе узды.

Иң югары бүләккә – “Алтын көз-2021” төп аграр күргәзмәсенең Алтын  медаленә һәм җиңүче дипломына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге”   федераль дәүләт учреждениесе лаек булды, ул «Агрохимия мелиорациясе – туфракны известьлау буенча чаралар уздыру» номинациясендә Татарстан Республикасында туфракны известьлау буенча үз казанышларын һәм алынган нәтиҗәләрен  күрсәтте.

“Татарский” агрохимия хезмәте 60 ел буена  диярлек проект эшләрен башкара, башкарылган эшләрнең сыйфатына авторлык күзәтчелеген уздыра, ул Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә генә түгел,   ә Идел буе федераль округының башка төбәкләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дә химик мелиорантларны - известьлауны нәтиҗәле файдалану буенча методик  һәм гамәли  ярдәм күрсәтә,  аларның фәнни нигезләнгән ихтыяҗын билгели.

Агымдагы 2021 елда Татарстан Республикасында 813 мең гектар мәйданда чәчүлекләргә агрохимик тикшерү үткәрелде, бу - Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.

Татарстан Республикасында ел саен 80 мең гектардан артык мәйданда әче туфракны известьлау эшләре  башкарыла. Агымдагы елда 900 мең гектарга якын мәйданда туфракны известьлау планлаштырылган, шуның 80%ы бүгенге көндә известьланган. Җирләрне известьлау эше дәвам итә. Башкарылган тәҗрибәләргә таянып, химик мелиорацияләү бөртекле  культуралар уңышын - гектарга 0,6 тоннага,  яшел кукуруз массасын  гектарга 4,5 центнерга арттырырга  ярдәм  итә,  дип әйтергә була.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International