Инвалидлар декадасы кысаларында Кенәз мәдәният йортында 2021 елның 2 декабрендә Инвалидлар арасында «Күңел яктысы»дип исемләнгән V сәнгать иҗаты фестивале үткәрелде. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, Тукай муниципаль районы ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вазеева, Кнәз авыл җирлегенең инвалидлар Советы рәисе Александр Николаевич Самойлов чын күңелдән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бәйрәм белән котладылар. Алар барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Фестивальне оештучылар«Күңел яктысы»дигән сәнгать иҗаты фестивален уздыруда хәйрия ярдәмнәре өчен Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камаловка, «Феникс» ҖЧҖ директоры Азат Равхәт улы Авзаловка, «ТукайАгроХимсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Рифкат Минвәли улы Шәфигуллинга, ШЭ Хуршед Муродовка, ШЭ Әмирҗан Фәхруллинга, ИП Елгуҗа Дилебашвилига, ИП Виктор Нестеровка, ИП Ирек Сәлаховка, ИП «Жасмин» кибетенә рәхмәт җиткерәләр