Уразага әзерләнәбез .Бүген, Таулар авылы мәчетендә, авыл имамы Габделхак абый Нәбиуллин җитәкчелегендә бер төркем хатын- кызлар мәчетне чистартып, юып,келәмнәрне кагып, тәрәзәләрне сөртеп, олы өмә ясадылар.
Хөрмәтле Габделхак абый, Кадрия , Тәслимә, Гүзәлия, Гайшә, Гөлфирә, Фәйрүзә апалар! Сезнең барыгызга да авылдашларыгыз, Боерган авылы җирлеге советы һәм ветераннар оешмасы исеменнән олы рәхмәтләребезне юллыйбыз! Барыгызга да сәламәтлек,җан тынычлыгы, гаиләләрегездә иминлек телибез.
Рамазан ае якынлаша. Аллаһы Тәгәлә һәрберебезгә исән-сау булып, шушы уразаларны тотарга насыйп кылсын.Табыннарыбыз мул булсын! Илебездә сугышлар бетсен, күкләребез һәрчак аяз булсын!.дип яза Флуза Сәлимова
