2022 елның 30 мартында Тукай районы Кнәз авыл җирлегенең «Нур» мәчетендә Минзәлә һәм Тукай районнары авыллары- күршеләре белән зур чара узды: Минзәлә, Мәлкән, Югары Тәкермән, Кече Шилнә, Калмаш, Биклән, Сәмәкәй, Кувады, Сосновый Бор бистәсеннән һәм яшьләр Бистәсеннән кунаклар килде.
Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Милли татар киемнәре, бизәкләр, аяк киемнәре, милли ризыклар турында сөйләнелде. Изге Коръән аятьләрен белү буенча викторина үткәрделәр. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Чара ахырында һәр кунак очрашу турында истәлекле бүләк – «Жәннәт жәһәннәм»китабын алды.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева