80 яшьлек юбилее белән котладылар.   

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Кнәз мәдәният йорты һәм  авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы Хезмәт ветераны Исрафилова Гөлфирә Нурмөхәммәт кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар.   Гөлфирә Нурмөхәммәт кызы 15 елдан артык совхозның ындыр табагында төрле эшче булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы ул озак еллар Тукай районы кулланучылар берлегендә Князево крахмал заводы кибетендә сатучы булып эшли. Фидакарь хезмәте өчен аны берничә тапкыр күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләклиләр. Гөлфирә Нурмөхәммәтовнаның 2 баласы, 4 оныгы, 5 оныкчыгы  бар.Аны юбилее белән котлап, нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International