8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа пособиеләргә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия пенсия фонды 1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гариза кабул итә башлаячак.

"1 майда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы аз керемле гаиләләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итә башлыйлар. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай өчен - апрель һәм май айлары өчен пособие алачак, апрельдә балага 8 яшь тулу шарт булып тора», диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яңа пособие билгеләгәндә гаиләнең керем күләме исәпкә алыначак. Түләүне төбәктә бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр алачак.

1 майда Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаның электрон формасы барлыкка киләчәк. 2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча айлык түләү узган чор өчен 1 апрельдән башкарылачак, әмма балага сигез яшь тулган булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International