Ветераннар Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларга апрельдән өстәмә 10 мең сум акча күчерәчәкләр.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләрне күчерә башлады.

10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрельдән башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә күчерелә. Аны 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары ала.

«Татарстан Республикасында Җиңү көненә багышланган ел саен бирелә торган түләүләрне Тукай районында  5 ветеран алачак(республикада 438).

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International