Акциядә районның 532дән артык кешесе катнашты

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

2022 елның 9 апрелендә районның белем бирү учреждениеләре базасында ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү-агарту акциясе узды.

Акциянең төп максаты-яшьләрне һәм халыкны рус телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру мәсьәләләренә җәлеп итү. Акциядә катнашучыларга язучы Марина Степанованың XIX гасырга багышланган тексты тәкъдим ителде. Диктант алдыннан видеоролик күрсәтелде, анда чараны оештыручылар һәм бу елның тексты авторы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Акциядә районның 532дән артык кешесе катнашты (өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, өлкәннәр; узган ел-264 кеше). Катнашучылар үз нәтиҗәләрен 25 апрельдә рәсми сайтта карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International