Боерган авылы җирлеге "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә әдәби- тематик кичә узды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Боерган авылы җирлеге "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә уздырылган әдәби- тематик кичә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырылды.Кичәне сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаяз кызы һәм район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы ачтылар. Авылыбыз остабикәсе Миннебәнат Миннәхмәт кызының хәер фатихасы белән мәҗлесне башлап җибәрдек. Мөхтәрәм кунакларыбыз, Татарстан Республикасы мөселман хатын- кызлары берлеге әгъзасы, Тукай муниципаль районы мөхтәсибәтенең уку- укыту бүлеге мөдире Фәридә Харрас кызы Шәрипова "Ислам нуры күңелләрдә"дигән темага, " Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әминә Наил кызы Хисамова"Коръән-халкыбызның үткәне һәм киләчәге" дигән темаларга бик эчтәлекле итеп чыгыш ясадылар 
"Яран гөл" фольклор ансамбле авылның зур абыстае мәрхүмә Маһинур апаның , ирен сугышка озатканда язган бәетен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый - тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Бубыйның нәсел шәҗәрәсе нәкъ менә Чебенле авылыннан башлана . Аның Әнисе - Минзәлә районы Чебенле авылы имамы һәм мөдәррисе Иманкул-хәзрәт кызы , милләт анасы-Бәдерлебанат абыстай Чебенле (Тойгузино) авылында дөньяга килгән. Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирү турында кайгыртмаган. Татар хатын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе – Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый тарафыннан ачыла. 
 Мохлисә Бубый тормышын чагылдырган  Ркаил Зәйдулла ның "Үлеп яратты" әсәреннән "Мөхлисә Бубый монологы"н Гөлсәрия апа Сәхәбиева бик сәнгатьле итеп сөйләп ,халыкка җиткерде. 
Кичәбез ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.Барлыгы 57 кеше катнашты, Күзкәй, Калмия авылы җирлекләреннән дә кунакларыбыз бар иде, бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйттеләр. 
 Ифтар мәҗлесен уздыруга үзләреннән өлеш керткән авылыбыз мәчете оешмасы, аның имам-хатыйбы Рәшит абый Мөхәммәтшин,район һәм авыл советлары депутаты Әлфир Мулланурович, "Акчарлак" мини- маркет директоры Илназ Яруллович, "Кояш" кибете директоры Илнар Азгаровичка , "Ихластан" җитештерү предприятиесе директоры Ирек Айратовичка ,барлык авылдашларыбыз исеменнән рәхмәт әйтәбез!Кадерле авылдашлар!Сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек,иминлек, тигез тормыш телибез! Эшләрегез гөрләп барсын, гел уңышлар гына юлдаш булсын ! 
 Рәхмәт фәрештәләре исә теләгән теләкләребезне, башкалар хакына дип ниятләнгән матур-күркәм, файдалы-кирәкле, бәрәкәтле-яхшы эшләребезне игелекле-саваплы гамәлләребез хисабына язып куйсын ! 
Зәңгәр Күктә Кояш балкысын-елмайсын, Җир йөзендә Тынычлык-иминлек булсын! Исәнлек-саулык телим барыбызга да! 
Иң изге теләкләр белән ветераннар оешмасы җитәкчесе Ф.Салимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International