" Планета Марсны өйрәнәбез" күргәзмәсе ачылды.  

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Космос үзенең масштабы һәм бөеклеге белән таң калдыра һәм үзенә тарта. Космонавтика көне уңаеннан Татарстан авыл китапханәсендә " Планета Марсны өйрәнәбез" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә космос, космик корабльләр, космонавтлар, планеталар турында китаплар һәм журналлар күрсәтелә. Күргәзмәнең һәр бүлеге аерым темага багышланган: планеталар турында, космосны өйрәнү турында, шулай ук безнең галактикада барган төрле физик процесслар теориясе турында китаплар һәм журналлар. Балалар бу көнне китапханәченең планета турында сөйләвен тыңладылар, рәсем ясадылар, күргәзмә белән таныштылар һәм өйләренә үзләренә ошаган китаплар һәм журналлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International