Халыкара Җир көне 22 апрель көнне уңаеннан Кнәз мәдәният йортында " Яшә җир!"Халыкара Җир көненә багышланган чара. узды. Чарада «Яшел патруль»һәвәскәрләр берләшмәсе әгъзалары катнашты. Чара башында балаларга Җир көне көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар хәзерге заманның төп экологик проблемалары: су һәм һава пычрану, урман массивларын юк итү, кайбер төр хайваннар һәм үсемлекләр юкка чыгу турында белделәр.
Чара ахырында балалар берьеллык чәчәк орлыкларын үсентеләргә чәчтеләр. Җәй көне бу үсентеләр мәдәният йорты территориясендәге клумбаларда утыртылачак.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева