26 апрель көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Георгий тасмасы»дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар фашистлар Германиясен Җиңү символы булган георгий тасмаларын тараттылар.