Россия Федерациясе Президентының 31.03.2022 ел, № 175 Указы нигезендә.- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.
Россия пенсия фонды 1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гариза кабул итә башлаячак.
"1 майда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы аз керемле гаиләләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итә башлыйлар. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай өчен - апрель һәм май айлары өчен пособие алачак, апрельдә балага 8 яшь тулу шарт булып тора», диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Яңа пособие билгеләгәндә гаиләнең керем күләме исәпкә алыначак. Түләүне төбәктә бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр алачак.
1 майда Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаның электрон формасы барлыкка киләчәк. 2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча айлык түләү узган чор өчен 1 апрельдән башкарылачак, әмма балага сигез яшь тулган булырга тиеш.
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ 8 800 600 0 000
Интернет-ресурсы pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74