"Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика Фестивале узачак

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

2022 елның 18-24 июнендә «Алтын каләм – Золотое перо» (алга таба – Фестиваль) XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ (алга таба – К(и)ФУ) белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе катнашында «Татарстан яшьләре»төбәк иҗтимагый оешмасы.

Анда катнашу өчен ике дәүләт телендә эшләүче журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Фестивальнең төп призы(Гран-при) – К (и)ФУНЫҢ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына укыту.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 25 апреленнән 20 маена кадәр кабул ителә.

 Гариза түбәндәге сылтама буенча бирелә:  https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/  - PDF форматында.кабул ителә,әулай ук гаризага портфолио беркетергә кирәк.

Фестиваль «Идел» яшьләр үзәгендә (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак.

Фестивальнең башкарма директоры Сысоева Алинә Юрьевна, тел.: +7 (965) 586-98-71, zolotoe.pero.rt@mail.ru.

Нигезләмә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International