Татарстан мәктәпләрендә шул исәптән Тукай районы мәктәпләрендә дә Россия һәм республика әләмнәре күтәрүләр башланды. Россия флагын күтәрү күп кенә уку йортларының традициясе санала, ул укучыларда ватанпәрвәрлек хисен формалаштырырга ярдәм итә. Әлеге традиция 2022 елның 1 сентябреннән барлык гомуми белем бирү оешмаларында да кертеләчәк. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 25 апрелен Россия Федерациясе дәүләт флагын Бердәм күтәрү көне дип игълан итте. Татарстан Республикасында ул 2022 елның 25 апреленнән оештырылачак һәм көндезге мәктәп яны лагерьларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының профильле сменаларында дәвам итәчәк. Республикада, Россия һәм Татарстан гимннары астында, ике әләм – Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрәчәкләр.
РФ Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару идеясен (әмма мондый тантаналарны лаеклы рәвештә үткәреп була торган урыннарда гына) хуплаган иде. Бу хакта ул узган чәршәмбе көнне «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында белдерде.

/Ландыш Сафина фотолары