11 нче апрель көнне Күзкәй урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде.Әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүе, төшке ашның санитар торышы тикшерелде. Туклану рационының менюга туры килүе билгеләп үтелде. Төшке аш залында өстәлләр сыйныфлар буенча әзерләнгән.Азык-төлек блогы хезмәткәрләре ашханәдә эшләгәндә гигиена таләпләрен үтиләр. Балаларны тукландыруны оештыруга карата кисәтүләр юк,дип хәбәр итәләр
