Жаннарыбызга тынычлык, кунелләребезгә кәнәгатьләну хисе калдырып изге Рамазан ае узып та китте.
Буген мөселман кардәшләребез иртән иртук авылыбыз мәчетенә агылдылар. Сәгать 6 да ураза гаете намазы башланып китте. Авлыбызнын имам-хатибы Мөдәфис хәзрәт вәгазь сөйләде, корьән укыды. Гает намазыннан сон хәзрәт барысын да бәйрәм табынына чакырды. Табында тәмле пылау белән бер рәттән гает коймагы да куелган иде. Иртук торып, барыбызга да җитәрлек итеп ,тәмле коймак пешереп китергән Светлана ханымга Аллахы Тәгаләнен рәхмәтләре һәм әҗер-саваплары булсын.
Бу ураза гаете бәйрәмен оештыручы, авылдашларыбызны дингә, тәртипкә өндәп, кунелләренә иман нурлары салучы, авылыбызнын ин хөрмәтле кешесе Мөдәфис хәзрәткә авылдашларыбыз чиксез рәхмәтле.
Ифтар ашлары уздырганда читтән килгән кунакларнын, мәчетебезнен төзеклегенә, чиста-пөхтәлегенә, нур чәчеп торуына исләре китте, тирә-юндә урнәк мәчет, дип азсызыклап уттеләр.
Бу – һәрдаим матди ярдәм курсәтуче, хәзрәтебезгә һәрвакыт ярдәмгә килеп, анын һәр башлангычын кутәреп алып, бердәм булып булышып торучы авылдашларыбызның, мәчетнең чисталыгын тәэмин итеп торучы мөслимәләребезнең дә хезмәт нәтибәсе.
Һәрбарчасына Аллахы Тәгаләнен чиксез рәхмәтләре булсын, кылган гамәлләренен әҗер-саваплары узләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
.jpg)