Тукай муниципаль район башлыгы Фаил Камаев районның иң хөрмәтле кешеләрен - Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады.
Шуларның берсе,Нуриев Рафкат Тахаветдинович . Фаил Мисбах улы ветеран белән әңгәмә корды, хәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады, бүләкләр тапшырды.