Районыбызда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 сугыш ветераны ,49 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары,180 тыл ветераны яши.
Даими рәвештә аларны истәлекле көннәр, гомер бәйрәмнәре белән җитәкчеләр өйләренә барып котлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар.
Бу араларда да район башлыгы Фаил Камаев,район башлыгы урынбасарлары,Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм аның урынбасарлары, төрле оешма җитәкчеләре сугыш,тыл ветераннары янында булып, аларны барлык тукайлылар исеменнән бәйрәм белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырды.