90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Биклән авылында гомер итүче тыл ветераны Тәгъзимә Шәех кызы  Минибаевага    90яшь тулды . Аны юбилее һәм Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котларга  Тукай район Башкарма комитет   җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак   Бариев,район ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы ,авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев,өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Гөлнур  Исмагыйлова  , авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Азия  Фәйзуллина  килде. 

Илфак Шамил улы  матур котлау сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын  , Тукай  районы башлыгы исеменнән    истәлекле бүләк тапшырды, бу ихлас теләкләргә чарада катнашкан барлык кешеләр дә кушылды. 

Шулай ук юбиляр  ,Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк җыелмасын  да кабул итеп алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International