2022 елның 6 маенда Яңа поселогының чаңгы базасы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып узды.
1,6 һәм 2,4 км га йөгерү нормативы ГТО исәбенә керде. Ярышларга 90 кешедән торган 15 команда килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яңа поселогы мәктәбе командасы яулады, икенче урында Биклән урта мәктәбе, өченче урында Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе.