"Гиндикуш" музее директоры халыкара фанни-гамәли конференциясендә катнашты. 

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Музей директоры Гарипова Резеда Равис кызы Сарман районында уздырылган Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган "Танылган дин налиме, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рамзи:тарих һәм хәзерге заман" халыкара фанни-гамәли конференциясендә катнашты. Конференция барышында Америка Кушма Штатларыннан, Башкортстаннан Zoom буенча галимнәр, Татарстан Республикасы мөфтие, белгечлао, республикабыз югары уку йортлары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде.

  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International