Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022елның 21 июленнән 29 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары чакырыла.

Теркәлү 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Форумда катнашу өчен рәсми сайтта гариза бирергә кирәк ivolgaforum.ru шулай ук «Россия яшьләре»АИСда  теркәлү узарга кирәк.

Катнашучылар 8 төрле белем сменасының берсен сайлап алачак:  "Игелек миссиясе», «Киләчәк белән идарә ит», «Балалар іволгасы», «Яшәү урыны», «Минем халык», «Иҗади процесс», «Эшлә», «Практика»лабораториясе сменасы.

Барлык медиафайллар сылтама буенча урнашкан https://disk.yandex.ru/d/UxGA7NHOQmPszQ..

 Элемтә өчен мәгълүмат: Сираҗетдинов Нәфис - «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры, Тел.: 8 (960) 084-21-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International