Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Гиндукуш» хәрби дан музеенда «Безнең горурланырлык кешебез бар!»дип исемләнгән зур чара узды. Ул сугыш ветераны Диниев Миңнехамәт Бикмөхәммәтовның балаларына «Батырлык өчен " медале тапшыруга багышланган иде.
Бу мөһим вакыйгада Миңнехамәт Бикмөхәммәтовның улы һәм кызы, җирлек җитәкчелеге, Ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Очрашу Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафинаның котлау сүзләре белән башланып китте