Нәфис сүз буенча ярышлар үтте

2022 елның 13 мае, җомга

Район күләмендә “Шигырьләрдә сугыш” дип аталганнәфис сүз осталары  онлайн бәйгесе булып узды. Анда “Форпост” яшь  хокук саклаучылар хәрәкәте активистлары, балигъ булмаган хокук бозучылар белән эшләү отряды әгъзаларвы катнаштылар. Конурста катнашучылар сугыш турындагы җырларны һәм шигырьләрне видеога яздырып җибәрделәр.

Бәйгедә 30 дан артык яшьләр катнашты. Беренче урынны Кенәз мәктәбеннән Камилла Сабирова яулады, Иенче урынны Калмиядән Азалия Галимҗанова алды. Өченче урыны Теләнче Тамактан Никита Колузаев белән Новотроицкийдан Наҗар Недостаев бүлештеләр. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International