Бу хактагы указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә, Казанда 19 июньдә узачак.
Тукай районы авылларында милли бәйрәм күпчелек 11 июньдә булса, 13 көнне Сабантуен үткәрергә теләгән авыл җирлекләре дә бар. Тукай районының төп Сабантуе 12 июньдә Кызыл Байрак авылы янында булачак.