Кешенең яшәеше өчен фән һәм техника прогрессы, уңайлы яшәү шартлары гына түгел, ә әйләнә-тирәлекнең, су һәм һаваның чисталыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә мөһим. Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы. Ә моңа кечкенә яшьтән балаларга экологик тәрбия биреп ирешергә була. Теләнче-Тамак урта мәктәбендә бу юнәлештә системалы эш алып барыла.Шуларның берсе-Ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләр. Менә быел да безнең мәктәп базасында «мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләрнең экологик һәм географик белемендә дәвамчанлык " V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән – Минзәлә, Сарман, Алабуга, Арча, Ютазы, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Мөслим, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Мәскәү, Саратов өлкәсеннән һәм хәтта Казахстаннан укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конференция 3-4 сыйныф укучылары (укытучылары З.Гайнетдинова , Э. Гыймазетдинова) башкаруында «урманчы-иртәгәсе көн кешесе» әдәби – музыкаль композициясеннән башланды. Бу чыгыш балаларга урманчы һөнәренә хөрмәт белән карарга кирәклеген күрсәтте, ә урман – ул табигый байлык. Укучыларның эчтәлекле куелышы югары бәяләнде
Конференциянең пленар утырышын сәламләү сүзләре белән мәктәп директоры Лилия Исхакова ачты. Ул мәктәптә балаларга экологик тәрбия бирү эше белән таныштырды. Аннары КФУның география һәм экология кафедрасы җитәкчесе, профессор, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Гайсин чыгыш ясады. Ул география тарихы һәм хәзерге заман укытуы турында сөйләде, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында сөйләде, тыңлаучыларны географик һәм экологик конкурсларда һәм чараларда актив катнашырга чакырды. Илгизәр Тимергали улы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабировны «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»истәлекле медале белән бүләкләде.
Теләнче Тамак мәктәбе укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Аларда һәр тема балаларга экологик тәрбия бирү белән тыгыз элемтәдә күрсәтелде. Аннары укытучылар һәм тәрбиячеләр 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Түгәрәк өстәл артында утырганда һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, табигатьне саклауга битараф булмаган мөнәсәбәте турында сөйләде. Секцияләрдә катнашучылар арасында: