Начар метеорологик күренешләр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.

24.05.2022 елга хәлне үстерү моделе Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явачак.

Көндез бераз яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә 0..+5, урыны белән туфракта һәм һавада -2.

Көндез максималь һава температурасы +11..+15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International