Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары,укытучылар ! Май ахырында мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме — дистәләрчә еллар дәвам итеп килүче мөһим традиция
Сез бүген мәктәп еллары, балачак белән саубуллашасыз, уку дәверендәге иң яхшы истәлекләрне барлыйсыз. Һәм, әлбәттә, киләчәккә планнар корасыз. Күпләрегез инде хыялларын кайсы һөнәри өлкәдә тормышка ашыру турында карар кабул иткәндер дип ышанам. Сайлаган юлыгыз дөрес булсын, чөнки киләчәк язмышыгыз әлеге карар белән бәйле. Үз-үзегезгә ышаныгыз, кыю булыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз — барысы да сезнең кулда!
Кадерле балалар! Күпләрегез өчен соңгы кыңгырау чыңы сагынып көтеп алган җәйге яллар башлануын аңлата. Файдалы ял итәргә һәм киләчәк ачышлар өчен көч тупларга вакыт җитте. Каникулларыгыз кызыклы, күңелле узсын, онытылмаслык вакыйгаларга бай булсын.
Кадерле дуслар! Яңа үрләр яулагыз, якыннарыгызны җиңүләр белән сөендерегез, сезгә һәрчак ярдәм итеп торучы әти-әниләрегезгә терәк-таяныч булыгыз. Әле башланып кына килүче олы тормыш юлында сезгә уңышлар телим!
Тукай районы Мәгариф идарәсе начальнигы А. З. Сабиров