Хөрмәтле йорт хайваннары хуҗалары!
Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибларының мобиль бригадасы иммунизацияләү (вакцинацияләү), шулай ук хайваннарны карау һәм дәвалау буенча түләүсез консультация алу максатыннан торак пунктларга чыгуны дәвам итә.
Бушлай вакцинация хайваннар һәм кеше өчен уртак куркыныч авыруга - котыру авыруына каршы үткәрелә.
Шунысын да әйтергә кирәк, күчмә бригада шулай ук берничә түләүле хезмәт күрсәтә:
-Россия һәм чит илдә җитештерелгән препаратлар белән түләүле нигездә йогышлы авыруларга каршы вакцинация үткәрү.
- вак йорт хайваннарын тышкы һәм эчке паразитлардан эшкәртү
- халыкара үрнәктәге ветеринария паспортын рәсмиләштерү.
Чыгу графигы:
27.05.2022-Алан поселогы 14: 00 дән 18: 00 гә кадәр
28.05.2022-Әҗмәкәй авылы 09: 00 дән 13: 00 гә кадәр
28.05.2022-Кечкенә ил бистәсе( п. Маленькая Страна)13: 30дан 17: 00гә кадәр