"Юл билгеләре илендә"дип исемләнгән чара узды.

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан авыл китапханәсендә "Юл билгеләре илендә"дип исемләнгән  чара  узды. Балалар юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес барышында презентация күрсәтелде, шулай ук балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләрен өйрәнделәр. Дәреснең иҗади өлеше светофорны өйрәнүгә багышланган иде. Безнең яшь укучыларыбыз законга буйсынучан җәяүлеләр һәм велосипедчылар булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International