Россельхознадзор идәрәсе хәбәр итә

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

 

Май башында Самара өлкәсе территориясендә африка чумасының (АЧС) яңа кабынуы теркәлде. Мәсәлән, һәлак булган кабаннардан алынган пробаларны лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча, аучылык хуҗалыкларында АЧС кузгатучының генетик материалы ачыкланды.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дуңгызлар хуҗаларына, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә африка чумасы белән чирләгән очракта кичекмәстән бу хакта үз районының дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, дуңгызлар авыруы буенча авыручыларны һәм шикле кешеләрне изолицияләргә, барлык төрдәге (кош-кортны да кертеп) терлекләрне һәм аларны чалу продуктларын (ит, сала, тире, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга кирәк дип искәртә.

АЧС профилактикасына бәйле сораулар килеп туган очракта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:: 8-(843)-278-93-53 – Казан, 8-(8552)-51-31-01 – Яр Чаллы шәһәре.

 

Тулырак мәгълүмат: http://tukai-rt.ru/news/vesti/rosselkhoznadzor-soobshchaet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International