Эшмәкәр-фирмерлар бүләк алды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Анда Тукай районы делигациясе дә катнашты . Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган әлеге зона киңәшмәсенә 400ләп кеше килде. Алар арасында авыл һәм район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре бар иде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләре, авыл хуҗалыгының тоткан урыны турында  ,ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы формированиеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.Киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратьева һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да чыгыш ясады. Соңыннан уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, җирлек башлыклары Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләк алучылар арасында Тукай районыннан эшмәкәр-фирмер Айгөл Ханова һәм фирмер Таһир Хөрмәтуллин да бар иде.

/Гөлнара Гарифуллина фотолары

Чыганак:"Якты юл "газетасы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International