«Каравон - 2022» рус халык бәйрәмендә актив катнаштылар

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон-2022» рус халык бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм гадәттәгечә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында узды. «Каравон» республикада 30нчы тапкыр үткәрелә.  

Барлык теләүчеләр өчен махсус иҗади һәм тематик мәйданчыклар оештырылган. Концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар үз эченә «Широкая ярмарка» (сәүдә рәтләре), «Петрушкин двор», рус халык әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамашалар, «Мастеровые» – халык – сәнгать һөнәрләре буенча мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе-сату алу оештырылды

Чарада Тукай муниципаль районының фольклор коллективлары-Княз  мәдәният йортының «Русский звон», Шилнәбаш мәдәният йортының «Нивушка», Круглое Поле мәдәният йортының «Родные напевы», Олы Шилнә мәдәният йортының «Россинка» фольклор коллективлары күп санлы тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

"Каравон - 2022" рус халык бәйрәмендә барлык актив катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International