Кадерле абитуриентлар, быелдан булачак студентларга ГТОның алтын аерымлык билгесе өчен генә түгел, ә «көмеш» һәм «бронза»өчен өстәмә баллар өстәлә.
Югары белем бирү учреждениеләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының аерымлык билгесе өчен исәпләнелә торган бонус баллар саны турындагы карарны мөстәкыйль кабул итәләр.
❗Аерымлык билгесе абитуриентның алдагы һәм агымдагы елда караган Яшь төркеме өчен нормативларны үтәгән өчен бирелүе мөһим. Кабул итү комиссиясе вакытында билге һәм таныклык керүчеләргә бирелмәсә, боерыктан өземтә белән файдаланырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Сез үзегезнең ГТО ВФСК региональ операторыннан белә аласыз.
Югары уку йортларының тулы исемлеге һәм шәхси казанышлар буенча баллар исәпләү тәртибе белән https://vuzopedia.ru/individualnye-dostizheniya түбәндәге сылтама белән танышырга мөмкин