1 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда « Наркотикларсыз тормыш» айлыгы старт ала.
Айлыкның максат-Татарстан территориясендә наркоситуацияне сәламәтләндерү, шулай ук Наркомания һәм наркоҗинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, хокук саклаучыларның, гражданнарның һәм халыкның тырышлыгын берләштерү. «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында профилактик чаралар үткәрү, ышаныч телефоннары эшен оештыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш»операциясендә катнашырга чакыра.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «02», «Ышаныч телефоны» 291-20-02, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча кизү бүлеге хезмәткәрләренә 71-44-81 номеры буенча хәбәр итә алалар.
Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.