Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсе - яшьләр арасында армиягә карата хөрмәтле караш формалаштыру, аларның конституцион бурычларын һәм хокукларын аңлату. Ватанны саклау бурычын һәркем үтәүгә тиеш, шуның өчен дә алдан әзерләнергә кирәк. Һәр ир-егет үзен рухи һәм физик яктан әзерләргә тиеш. Тукаевский муниципаль районында яшьләрне патриотик хистә тәрбияләү җитди куелган. Уку елы ахрында район мәктәпләреннән 10 нчы сыйныф укучыларын җыеп хәрби уеннар, әзерләнүләр үткәрелә.
27 майда "Чемпион" хәрби- спорт лагеренең тантаналы ачылышы булды. Үсмерләр анда спорт бәйгеләрендә катнашалар, армиядәге кебек сафка басып йөриләр, хәрби-патриотик трененеглар үтәләр. Биредә күңел ачу чаралары да каралган. Үсмерләр бассейнга барачаклар, ату буенча күнегүләрдә дә катнашырга планлаштыралар.