Гөлфия Сәетованы юбилее белән котладык.

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Туйра авылында гомер киичерүче уңган, булдыклы,эшсөяр Гөлфия апа Сәетованы олуг юбилее белән котладык. Алдагы көннәрендә аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларының һәм оныкларының бәхетенә сөенеп, туганнарының таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 
Хөрмәтле Гөлфия ханым! Һәрбер иртә сине куандырып 
Шатлык белән яңа таң атсын. 
Күзләреңне сагыш яше түгел, 
Шатлык яше генә чылатсын. 
Куанычлар гына алып килсен 
80 яшең – олы бәйрәмең. 
Сиңа бүген бүләк итәбез без 
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Боерган авыл җирлеге ветераннар оешмасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International