Балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында 30 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе ата-аналар өчен балигъ булмаганнарның торак хокуклары турында бушлай консультацияләр үткәрә.
Экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны күрсәтелгән телефон номерлары буенча «кайнар линия " гә шалтыратырга мөмкин: 2555-25-32, 255-25-82, 255-25-70, 255-24-19, 255-25-63.
Хокукый ярдәм атнасы барышында Татарстан Росреестры экспертлары балигъ булмаганнарның ата-аналарына аңлатачаклар:
- ана капиталын рәсмиләштергәндә күчемсез милекне ничек сатып алырга һәм рәсмиләштерергә
- күчемсез милек белән алыш-бирешләрдә балигъ булмаган балаларның мәнфәгатьләрен кем яклый ала,
- бала кайсы яшьтән күчемсез милек белән мөстәкыйль рәвештә эш итә ала,
- балигъ булмаган балага күчемсез милек бүләк итәргә мөмкинме
- бала язылган фатирны сатуның үзенчәлекләре нинди, шулай ук башка актуаль сорауларга җавап бирәчәкләр.
Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова үсеп килүче буынга хокукый грамоталылыкны тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады, шул исәптән балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын саклауны тәэмин итү дә безнең ведомствоның бурычы булып тора, бу максатта без ата-аналар өчен аңлату консультацияләре үткәрәбез, дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.
Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны аңлатуны сорап шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү 1 июньдә 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча башкарылачак.
Контакты для СМИ
Пресс-служба Росреестра Татарстана
255-25-80 – Галиуллина Галина
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://vk.com/rosreestr16
https://t.me/rosreestr_tatarstan