13-14 май көннәрендә Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең «Кеше тәрбияләү»Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды. Безнең районны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мотагирова Гөлия Наил кызы тәкъдим итте.
Ул ике турны лаеклы узды һәм лидерлар өчлегенә керде!
Нәтиҗәләр һәм бүләкләү 1 июльдә Яшел Үзән шәһәрендә узган август конференциясендә булачак. Гөлия Наил кызын абсолют җиңүче итеп күрүләрен телибез һәм нәкъ менә ул Татарстан Республикасын Россия дәрәҗәсендә күрсәтер дип ышанабыз!
