Тиздән җәйге каникуллар! Менә дигән җәйге вакыт балаларны көтә. Теләнче-Тамак авыл китапханәсе дә үзенең кечкенә китап укучыларын көтә, алар игътибарына «Балачакның китаплы салават күпере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул балаларга заманча балалар әдәбиятының яңа китаплары белән таныштырыр: әкиятләр, көлкеле хикәяләр, шигырьләр. Биредә һәммәсенә дә ошарлык китаплар бар.