Тозлы камырдан әвәләү буенча мастер-класс үтте. 

2022 елның 31 мае, сишәмбе

 
Библиотөн-2022нең максаты - гореф — гадәтләр. Алар – борынгы тамырларыбыз, мәдәниятебезнең асылы. Шул уңайдан Теләнче Тамак авыл китапханәсендә традицион татар ашларын тозлы камырдан әвәләү буенча мастер-класс үтте. Балалар әниләренең һәм әбиләренең ничек камыр басканнары, нинди тәмле ризыклар әзерләүләрен искә төшерделәр. Барысы да өчпочмак ясап карадылар һәм бу бик яхшы килеп чыкты! Балаларыбызның туган як ашларын яратуы һәм хөрмәт итүе бик тә сөендерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International