XIX Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон)бәйгесендә Тукай районыннан 17 кеше катнашты һәм финалист дипломы белән бүләкләнделәр.
Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт-татарча әдәби әсәрләр,китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү.Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга,үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр,яңа дуслар табалар,татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.
