Пионериянен 100 еллык юбилей көнендә без Иске Абдул авылының хөрмәтле кешесе Тәскирә Абдулхай кызы Әхтәмова янында кунакта булдык. Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу-Иске Абдул урта мәктәбендә пионервожатый. 38 ел буе балалар бн төрле кызыклы чаралар үткәргән, җанын тәнен биреп эшләгән Тәскирә апа хәтирәләре белән уртаклашты.
