Иштирәк авыл китапханәсендә "Җиде юл чатында" дип исемләнгән бик матур әдәби очрашу узды. Кичәнең кунагы: Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы, балачагы Иштирәк авылында узган шагыйрәбез - Җәмилә Әхтәмова.
Очрашуга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильдус Ильдарханов, шагыйрәнең бертуган апасы Лилия Трофимова, кызы - Рәхимә Султановна һәм китап сөюче авылдашлар да килделәр. Әлеге кичәдә без талантлы якташ шагыйрәбез - Җәмилә Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты белән тагын да якынрак таныштык, аның сихри шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алдык.
