"Һөнәрләр парады-2022»муниципаль конкурсы.

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

"Һөнәрләр парады-2022» конкурсның читтән торып (сайлап алу) этабы 29.03.2002 дән 25.04.2002 гә кадәр узды.

Конкурсның максаты: район укучылары һәм тәрбияләнүчеләренең шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнешен активлаштыру.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында:

-мәктәпләрдән-200 дән артык баланы колачлаган 18 команда,

-балалар бакчаларыннан-22 команда, аларда 180дән артык бала  катнашты.

  Мәктәпләрдән-5,балалар бакчаларыннан финалга 8 команда үтте.

"Һөнәрләр парады-2022" конкурсның финалы 16.05.2022. Мәләкәс авылы мәдәният йортында узды   Белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар якын киләчәктә алар өчен кызыклы булган һөнәрләрен күрсәттеләр, шулай ук Һөнәрләр дөньясы өлкәсендә белемнәрен арттырдылар.

Мәктәпләр арасында конкурсның финал этабы җиңүчеләре һәм призерлар :

1 урын-Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе, инглиз телен тирәнтен өйрәнүче»;

2 урын-Бәтке урта мәктәбе аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә»;

3 урын-Теләнче-Тамак мәктәбе.  

Балалар бакчалары арасында конкурсның финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары :

1 урын-МБДОУ-Балалар бакчасы " Зәңгәр вагон»;

2 урын-МБДОУ " Ак каен»балалар бакчасы;

3 урын –МБДОУ-Балалар бакчасы «Колосок " балалар бакчасы.

Фоторепортажга сылтама: https://vk.com/album-212242535_284037420

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International